Алкогольле продукцияне һәрвакытта да сату мөмкин түгел

2021 елның 15 апреле, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы хезмәткәрләре Түбән Кама шәһәрендәге кибетләр челтәренең берсендә алкогольле продукцияне ваклап сату закон нигезендә тыелган вакытта, ягъни иртәнге 10га кадәр, сыра сату факты ачыклады. Әлеге хокук бозган өчен РФ КоАП 14.6 ст. 3 өлеше буенча административ җаваплылык каралган. Исегезгә төшерәбез, алкогольле һәм спиртлы продукцияне ваклап сатуның аерым таләпләрен һәм кагыйдәләрен бозу вазыйфаи затларга - 20 000 сумнан алып 40 000 сумга кадәр штраф, алкогольле һәм спиртлы продукцияне конфискацияләү белән яки аннан башка; юридик затларга - 100 000 сумнан алып 300 000 сумга кадәр штраф, алкогольле һәм спиртлы продукцияне конфискацияләү белән яисә аннан башка административ штраф салуга китерә.

Түбән Кама территориаль органы хезмәткәрләре тарафыннан алкогольле продукция сату өлешендә закон таләпләрен бозу фактларына юл куймау буенча үткәрелә торган чаралар әлеге чараларның социаль кирәклегенә, алкогольле һәм спиртлы продукция әйләнешен җайга салу өлкәсендә дәүләт сәясәтен үткәрүгә һәм аны тормышка ашыруга бәйле.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International