8-9 сыйныф укучылары өчен дәрес үткәрелде

2021 елның 15 апреле, пәнҗешәмбе

Практикада чын сатып алучы булу бик җиңел түгел. «Сатып алучы - һәрвакыт хаклы!» дисәк тә, нинди дә булса товарлар сатып алганда яки хезмәтләр күрсәтелгәндә, еш кына сатып алучының хокуклары бозыла. Ул чакта аларны якларга туры килә. Әгәр дә сатып алучы үз хокукларын белми икән, эшләр начар. Ул чакта кулланучы алданырга мөмкин.

Шуңа күрә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге хезмәткәрләре, белем бирү учреждениеләре укучыларының хокукый белемен арттыру максатыннан чыгып, кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә класстан тыш дәресләр үткәрә. Чираттагы дәрес « Г. Камал исемендәге Сикертән төп гомуми белем бирү мәктәбе»нең 8-9 сыйныф укучылары өчен үткәрелде.

Лекциядә кимчелекләре булган товарларны алыштыру, сату-алу шартнамәсен өзү һәм тиешле сыйфатта булмаган товарлар өчен акча кайтару, күләме, төсе, комплектациясе буенча туры килми торган сыйфатлы товарларны алмаштыру, претензияләр проектларын дөрес төзү вариантлары, товарларны дистанцион сату ысулы каралды, укучылар техник яктан катлаулы товарлар исемлеге, РФ Хөкүмәтенең 31.12.2020 ел, №2463 карары белән расланган ваклап сату-алу шартнамәсе буенча товарларны сатуның яңа кагыйдәләре үзгәреше белән таныштылар. Шулай ук сатучы тарафыннан кулланучы таләпләрен канәгатьләндерү сроклары каралды, азык-төлек товарларын сатып алганда нинди мәгълүматка игътибар итәргә кирәклеген аңлаттылар.

Белемнәрне ныгыту өчен, дәрес ахырында укучыларга «Вестник потребителя Татарстана» газетасы, файдалы белешмәлекләр таратылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International