Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы хезмәткәрләре Актаныш муниципаль районында хуҗалык итүче субъектлар өчен семинарлар үткәрде. Әлеге чараларның максатчан юнәлеше - сатучыларга кулланучылар хокукларын яклау турында закон нормаларын җиткерү.
Чаралар барышында катнашучыларның барысына да кулланучылар хокукларын яклау һәм сәүдә кагыйдәләрен үтәү өлкәсендә гамәлдәге законнарны үтәү мәсьәләләре буенча киңәш-табышлар бирелде, «Кулланучылар хокукларын яклау турында» 07.02.1992 ел, №2300-1 Россия Федерациясе Законының төп нигезләмәләре җиткерелде.
Хуҗалык итүче субъектларга кулланучы почмагын рәсмиләштерү буенча таләпләр җиткерелде, сатыла торган товарларга бәяләрне рәсмиләштерү һәм урнаштыру кагыйдәләре аңлатылды.
Шулай ук алкогольле һәм спиртлы продукцияне, сыра һәм сыра эчемлекләрен, сидр, пуаре, медовуханы ваклап сату күләмнәре турында декларацияләрне вакытында тапшыру мәсьәләсе дә кузгатылды. Барлык эшкуарларны да РФ КоАП 15.13 статьясын бозу - штраф рәвешендә административ җаваплылыкка тартуга китерә, дип кисәттеләр.