Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге консультанты 8-9 сыйныф укучылары өчен куллану белемнәре нигезләре буенча сыйныфтан тыш дәрес үткәрде.
Укучыларга Татарстан Республикасында кулланучылар хокукларын яклау институтының барлыкка килү тарихы, Чистай районында кулланучылар хокукларын яклау буенча эшчәнлек алып баручы оешмалар турында мәгълүмат җиткерелде. «Кулланучылар хокукларын яклау турында» РФ законының кайбер нигезләмәләре, шулай ук 2021 елның 1 гыйнварыннан үз көченә кергән кулланучылар хокукларын яклау турындагы законнардагы үзгәрешләр каралды. Моннан тыш, «Дәүләт контролен (күзәтчелеген) һәм муниципаль контрольне гамәлгә ашырганда юридик затларның һәм шәхси эшкуарларның хокукларын яклау турында» РФ Федераль законының һәм «Коррупциягә каршы тору турында» Федераль законның кайбер нормалары каралды. Укучыларга Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе ел саен үткәрә торган кулланучылар хокукларын яклау буенча олимпиада турында искә төшерделәр һәм киләсе уку елында анда актив катнашырга тәкъдим иттеләр.
Укучыларга танышу өчен «Вестник потребителя Татарстан» газетасы, төрле буклетлар тапшырылды. Чара барышында укучыларны кызыксындырган сорауларга җаваплар бирелде.