Спиртлы сыеклыкны законсыз сатуны тыю турында

2021 елның 19 апреле, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы белгечләре «Халык контроле» дәүләт мәгълүмати системасы аша мөрәҗәгатьтә күрсәтелгән объект урнашу урыны буенча кабат тикшерү белән чыкты. Тикшерү барышында Түбән Кама шәһәре, Химиклар пр., 44 адресы буенча урнашкан бинада спиртлы сыеклыкны законсыз сату ачыкланды. Законсыз әйләнештән 100 мл. сыешлы, һәркайсы 60 сумлык 10 данә бер төрдәге спиртлы продукция алынды. Хокук бозучының аңлатмасы – матди хәлен яхшыртырга теләү.

Түбән Кама территориаль органы хезмәткәрләре сатучыга карата РФ КоАП 14.1 ст. 2 өлеше буенча административ хокук бозу турында беркетмә төзеделәр. Эш материаллары карап тикшерү өчен Түбән Кама шәһәр судына җибәреләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International