Базарлы Матак авылында кулланучылар һәм хуҗалык итүче субъектлар өчен чаралар үткәрелде

2021 елның 19 апреле, дүшәмбе

Кулланучыларның хокукый белемен күтәрү Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе эшчәнлегендә өстенлекле юнәлеш булып тора. Шул уңайдан Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы белгечләре Татарстан Республикасы Әлки муниципаль районы Базарлы Матак авылында кулланучылар һәм хуҗалык итүче субъектлар өчен кулланучылар хокукларын яклау турындагы законнарны аңлату буенча чаралар комплексы үткәрде.

Чаралар халыкның төрле социаль катламнарын колачлый алды. Алар - мәктәп укучылары да, пенсионерлар да, сәүдә предприятиеләре хезмәткәрләре дә, әлбәттә, сатып алучылар да.

Чара барышында кулланучылар һәм хуҗалык итүче субъектларга 2021 елның 1 гыйнварыннан гамәлгә кергән кулланучылар хокукларын яклау турында закон нормалары үзгәрешләре җиткерелде. «Кулланучыларга товарлар сатканда кулланучылар хокукларын яклау»ның II бүлеге һәм «Эшләр башкарганда (хезмәтләр күрсәткәндә) кулланучылар хокукларын яклау»ның III бүлекчәсенә аңлатмалар бирелде.

Кулланучыларга һәм хуҗалык итүче субъектларга, көндәлек тормышта белемнәрен куллану һәм танышу өчен, кулланучылар хокукларын яклау тематикасы белән буклетлар һәм «Вестник потребителя Татарстана» газетасы тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International