19.04.21 Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы хезмәткәрләре Казан шәһәренең Мәүлетов урамы буенча урнашкан «Азалия» сәүдә рәтләрендә кулланучылар өчен кизү тору үткәрде.
Әлеге чараны үткәргәндә, хезмәткәрләр кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә гамәлдәге законнарны аңлаттылар.
Шулай ук хуҗалык итүче субъектлар вәкилләренә законнардагы үзгәрешләр, РФ Хөкүмәтенең 2020 елның 31 декабрендәге 2463 номерлы карары турында мәгълүмат җиткерелде.
Кулланучыларга хезмәт күрсәткәндә битлек режимын үтәү кирәклеге турында тагын бер мөһим искәртү булды - хәзерге вакытта әлеге кагыйдәләр саклана, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының «Татарстан Республикасында яңа коронавирус йогышлы авыруы таралуын булдырмау чаралары турында» 2020 елның 19 мартындагы 208 номерлы карары гамәлдә, димәк, Татарстан Республикасының барлык гражданнары әлеге норматив-хокукый актны үтәргә тиеш.
Чара барышында катнашучыларга кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә гамәлдәге законнар аңлатылган буклетлар һәм «Вестник потребителя Татарстана» газетасы өләшенде.