«Магнит» кибетендә бәяләргә мониторинг үткәрелде

2021 елның 20 апреле, сишәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге хезмәткәрләре Әлмәт шәһәре Башкарма комитетының сәүдә бүлеге белгече белән берлектә «Магнит» кибетендә социаль әһәмиятле товарларга бәяләр мониторингы үткәрде.

Мониторингтан соң кибет хезмәткәрләре өчен кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендәге мәсьәләләр буенча семинар-укулар үткәрелде. Чара барышында Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2020 елның 31 декабрендәге карары белән расланган № 2463 товарларның аерым төрләрен сату Кагыйдәләре аңлатылды, сатучы һәм товарлар турында аларны дөрес сайлап алуны тәэмин итә торган мәҗбүри һәм дөрес мәгълүмат булу; үлчәп сатылучы товарлар һәм икмәк-күмәч әйберләре сату кагыйдәләре турында киңәшләр бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International