20.04.2011 Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы хезмәткәрләре Казан шәһәре, Җиңү проспекты, 116 нчы йорт адресы буенча урнашкан «Азино-2» универсамы территориясендә кулланучылар өчен дежур тору үткәрде.
Дежурлык вакытында сатучылар һәм сатып алучылар кулланучылар хокукларын яклау һәм сәүдә Кагыйдәләрен үтәү өлкәсендә гамәлдәге законнарны үтәү мәсьәләләре буенча консультацияләр алдылар: «Кулланучылар хокукларын яклау турында» 07.02.1992 ел, №2300-1 Россия Федерациясе Законының төп нигезләмәләре, аерым товарларны сату Кагыйдәләре, 2020 елның 31 декабрендәге № 2463 РФ Хөкүмәте Карары.
Кулланучыларга һәм шәхси эшмәкәрләргә өстәмә рәвештә «Татарстан Республикасында яңа коронавирус йогышлы авыруы таралуны булдырмау чаралары турында»Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 19.03.2020 ел, №208 карары аңлатылды.