Алкогольле продукция әйләнеше өлкәсендә гамәлдәге законнарны бозу очраклары ачыкланды

2021 елның 23 апреле, җомга

2021 елның 21 һәм 22 апрелендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы хезмәткәрләре Чаллы шәһәрендә алкогольле продукцияне ваклап сату предприятиеләренә мониторинг үткәрү барышында алкогольле продукцияне, аерым алганда, сыра һәм сыра эчемлекләрен тыелган вакытта сатуның өч очрагын ачыклады. Шулай итеп, 1995 елның 22 ноябрендәге 171-ФЗ номерлы Федераль закон таләпләре бозылды. «Этил спирты, алкогольле һәм спиртлы продукция җитештерүне һәм әйләнешен дәүләти җайга салу һәм алкогольле продукцияне куллануны (эчү) чикләү турында», шулай ук «Татарстан Республикасы территориясендә алкоголь продукциясен ваклап сату вакытына, шартларына һәм урыннарына өстәмә чикләүләр турында» 06.03.2015 ел, № 10-ТРЗ Татарстан Республикасы Законы үтәлмәгән.

Шәхси эшмәкәрләргә карата РФ КоАП 14.16 статьясындагы 3 өлеше буенча (алкогольле һәм спиртлы продукцияне ваклап сату буенча махсус таләпләрне һәм кагыйдәләрне бозу) административ производстволар кузгатылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International