Һәркемгә дә аңлашыла - велосипедны көзен, ә чаңгыны язын сатып алырга кирәк. Билгеле булганча, сезон башланыр алдыннан һәм аннан соң сезонлы товарларны ташламалар белән сатып алу отышлырак. Әйтик, кышкы дубленканы (тун) язын яки көз башында сатып алу кулай.
Сезонлы әйберләр сатып алганда кулланучы нәрсәләрне белергә тиеш соң? Яр Чаллы шәһәрендә яшәүче кулланучы тормышындагы кечкенә генә тарихтан башлыйк.
Язга мех әйберләре кибетендәге демисезонлы пальтаны караганда, кулланучы кибеттә кышкы кием-салымга яхшы ташламалар узуына игътибар итә. Нәтиҗәдә, ошаган тунны сатып алырга була. Гарантия йөкләмәләре турындагы сорауга сатучы-консультант, тунга гарантия срогы сатып алганнан соң 1 ел дип җавап биргән. «Чыннан да, кышкы әйберне сатып алганда, аңа гарантия срогы сатып алынган көннән исәпләнә башлыймы?» - дип сорый кулланучы. Гомумән алганда, сатып алынган көннән яки тиешле сезон җиткәннән соң сезонлы әйберләр өчен гарантия срогы ничек исәпләнә?
Сезонлы киемдә дефект булса, кибеткә сыйфатка карата нинди срокта дәгъва белән мөрәҗәгать итәргә кирәк?
- Бу хәлгә ачыклык кертү өчен берничә мөһим юридик моментны белергә кирәк, - дип җавап бирә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы белгечләре.
Беренчедән, сезонлы әйберләргә гарантия вакыты кайчан исәпләнә башлый?
Сезонлы товарлар (аяк киеме, кием-салым һ.б.) өчен гарантия сроклары тиешле сезон җиткәннән алып исәпләнә, аның җитү вакыты кулланучыларның урнашу урынының климат шартларыннан чыгып, Россия Федерациясе субъектлары тарафыннан билгеләнә - «Кулланучылар хокукларын яклау турында» 2300-I номерлы Федераль законның 19 статьясындагы 2 өлеше. Нәтиҗәдә, көз көне кышкы кием, кышкы аяк киеме, кышкы баш киемнәре сатып алсаң, гарантия срогы көз көне түгел, ә сезон - кыш башланганнан алып исәпләнә башлый.
Икенчедән, сезон кайчан җитә?
Татарстанда ел фасыллары билгеләнгән түбәндәге чорлар күрсәтелгән.
Кыш 16 ноябрьдән 15 мартка кадәр;
яз 16 марттан 15 майга кадәр;
җәй 16 майдан 31 августка кадәр;
көз 1 сентябрьдән 15 ноябрьгә кадәр.
Кыш, җәй, яз һәм көз урта полосада (Россиянең Европа өлешендә) бер үк вакытта җитә, сезоннар өчен чорлар Россиянең Европа өлешендә урнашкан барлык төбәкләр өчен дә охшаш.
Шулай итеп, сезонлы товарга гарантия срогы җитүне исәпләү буенча карар кабул итү сатучы-консультант түгел, ә закон белән регламентлана.