«Кулланучылар хокукларын яклау» законында товарның сезонлылыгы дигән төшенчә бар. Сезонлы товарларга аяк киеме, өс киеме һәм башка товарлар, ягъни сезонлы юнәлешле товарлар керә. Еш кына мондый товарларга билгеле климат шартлары өчен җитештерелгән кием яки аяк киеме (мәсәлән, кышкы итекләр, кышкы пальто, кышкы һәм җәйге кулланылыштагы автомобиль шиналары) керә. Сезонлы товарларга кондиционерлар, җылыту системалары һәм башкаларны да кертергә мөмкин.
Һәркемгә дә аңлашыла - велосипедны көзен, ә чаңгыны язын сатып алырга кирәк. Билгеле булганча, сезон башланыр алдыннан һәм аннан соң сезонлы товарларны ташламалар белән сатып алу отышлырак. Әйтик, кышкы дубленканы (тун) язын яки көз башында сатып алу кулай.
Сезонлы әйберләр сатып алганда кулланучы нәрсәләрне белергә тиеш соң? Яр Чаллы шәһәрендә яшәүче кулланучы тормышындагы кечкенә генә тарихтан башлыйк.