Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге начальнигы Ләйсән Абдуллина «Рәисә» ҖЧҖнең азык-төлек кибетендә сатучылар өчен кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендәге мәсьәләләр буенча семинар-укулар үткәрде. Семинар барышында товарларның аерым төрләрен сату Кагыйдәләренең гомуми нигезләмәләренә, азык-төлек товарларын сату үзенчәлекләренә, кулланучылар белән претензиягә һәм судка кадәр эшләү үзенчәлекләренә, суд тикшерүләрен булдырмау һәм профилактикалау, кулланучылар таләпләрен канәгатьләндерү срокларына, сатучының һәм башкаручының җаваплылыгына кагылышлы мәсьәләләр аңлатылды.