Әле берничә ел элек кенә мөселман хатын-кызларының тышкы кыяфәте күпләрдә гаҗәпләнү уята иде. Хиҗаб артыннан яшеренгән кызлар, һичшиксез, үтеп баручыларның карашларын үз җилкәләрендә тойгандыр, әмма бүген бу безнең җәмгыятьтә гадәти күренеш. Шәригать таләпләре буенча киенгән кызлар саны арта бара. Димәк, кием сыйфатына да, кулланучыларга хезмәт күрсәтү сыйфатына да таләпләр арта дигән сүз.
2021 елның 23 апрелендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгече шәхси эшмәкәр А. А. Әхмәтгалиевның мөселман киемнәре белән сәүдә итүче объектында белем бирү семинары үткәрде. Семинар барышында кулланучылар хокукларын яклау турында закон нормалары, товарларның аерым төрләрен сату Кагыйдәләре аңлатылды. Сатыла торган товарларга бәяләрне рәсмиләштерү һәм урнаштыруның дөреслеге, текстиль һәм трикотаж әйберләрне сату үзенчәлекләре, шулай ук сатып алучыларга хезмәт күрсәтү культурасы турында мәгълүмат бирелде. Чара ахырында кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә төрле тематикалы буклетлар һәм территориаль орган реквизитлары белән визиткалар өләшенде.