Кулланучы әлифбасы: неустойка турында нәрсәләрне белергә кирәк?

2021 елның 28 апреле, чәршәмбе

Кулланучылар хокукларын яклау һәм аларны торгызу алымнарының берсе булып неустойка тора. Кулланучының, сатучы тарафыннан килешүдә бәян ителгән таләпләрне канәгатьләндерүдән баш тарткан очракта, сатучыдан яки башкаручыдан неустойка түләттерү турында язма дәгъва белдерүе бәхәсне судка кадәр җайга салу мөмкинлеген шактый арттыра.

Неустойка һәр көн просрочка өчен исәпләнә, һәм аның күләме көннәр белән билгеләнә. Ул таләпне канәгатьләндерү срогы тәмамланганнан соң киләсе көннән, кулланучының таләбе үтәлгән яки яңа таләп куелган көнгә кадәр түләттерелә.

«Кулланучылар хокукларын яклау турында» РФ Законында неустойканың түбәндәге күләмнәре каралган:

- 0,5% - алдан түләнгән товарны тапшыру вакыты чыккан өчен;

- 1% - сыйфатсыз товар сатканда кулланучыларның таләпләрен канәгатьләндерү срогы чыккан өчен;

- 3% - эшләрне башкару (хезмәтләр күрсәтү) вакыты чыккан өчен.

Сатып алучы сатучыдан түләттерергә хокуклы неустойка суммасы чикләнмәгән – ул теләсә нинди кхләмдә, шул исәптән товарның бәясеннән дә артып китәргә мөмкин.

Кулланучы тарафыннан алынган неустойка суммасы заказның гомуми бәясеннән артып китә алмый.

Неустойка түбәндәге формула буенча исәпләнә: S = P x C X T,

анда S  - неустойка суммасы;

Р - неустойканың проценты;

1 - товарның бәясе;

Т - просрочка вакыты.

Ял һәм бәйрәм көннәре неустойканы санаганда исәпкә алына.

Кулланучының законлы таләпләрен канәгатьләндерүдән баш тарткан очракта, бозылган хокукларын яклау бары тик граждан суд эшчәнлеге кагыйдәләре буенча гына гамәлгә ашырылырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International