Кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре каралды

2021 елның 6 мае, пәнҗешәмбе

2021 елның 6 маенда Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы начальнигы Булат Кадыйров һәм контроль-инспекция бүлегенең әйдәп баручы белгеч-эксперты Гөлназ Шакирова Балтач муниципаль районының Норма авылында халыкны чираттагы күчмә кабул итү үткәрделәр. Анда Норма авыл җирлеге башлыгы Радик Шәрифҗанов та катнашты. Чара кысаларында алкогольле продукцияне сату мәсьәләләре, кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендәге мәсьәләләр буенча фикер алышынды, шулай ук авыл җирлеге белгечләре өчен семинар-укулар үткәрелде.

Күчмә кабул итү турында халыкка җәмәгать урыннарында һәм мәгълүмат стендларында урнаштырылган белдерүләр аша хәбәр ителгән иде.

Очрашу барышында кулланучылар хокукларын яклау, күрсәтелә торган хезмәтләрнең сыйфатын арттыру, шулай ук алкоголь базары өлкәсе мәсьәләләре каралды.

Эшмәкәрләр һәм авыл халкы Барлык сорауларга да эчтәлекле җаваплар алдылар.

Катнашучылар оештыручыларга кабул итү оештырган, файдалы мәгълүмат биргән өчен рәхмәт белдерделәр һәм авыл халкының мондый чараларга мохтаҗ булуын билгеләп үттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International