Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 76 еллыгын бәйрәм итү, 2021 елда Татарстан Республикасында Туган телләр һәм Халыклар бердәмлеге елын үткәрү кысаларында Әгерҗе муниципаль районында «Хәтер бакчасы» дигән Халыкара акция узды. Акция барышында Әгерҗе – Красный Бор юлында нарат үсентеләре утыртылды. Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы белгече Раушания Яппарова әлеге акциядә катнашты.