4 майда Татарстанда «Хәтер бакчасы» акциясе узды. Акция Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 79 еллыгын бәйрәм итүгә багышланган иде. Республика халкы, шул исәптән Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе хезмәткәрләре, фронтта һәлак булган 378 мең татарстанлы истәлегенә 1,5 миллион агач утырттылар.
Бүген Татарстан Республикасы урман фонды территориясендә «Хәтер бакчасы» халыкара акциясе узды. Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе хезмәткәрләре бу акциядә актив катнаштылар – алар үсентеләр утырту өчен Лаеш районына бардылар.
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 76 еллыгын бәйрәм итү, 2021 елда Татарстан Республикасында Туган телләр һәм Халыклар бердәмлеге елын үткәрү кысаларында Әгерҗе муниципаль районында «Хәтер бакчасы» дигән Халыкара акция узды. Акция барышында Әгерҗе – Красный Бор юлында нарат үсентеләре утыртылды. Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы белгече Раушания Яппарова әлеге акциядә катнашты.