Тикшерү нәтиҗәсендә 2020 елның декабрендә үк яраклылык вакыты чыккан сыра сату факты ачыкланды

2021 елның 11 мае, сишәмбе

Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталына «Халык контроле» дәүләт мәгълүмат системасы бүлегенә кергән гражданнардан кергән мөрәҗәгать буенча, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы хезмәткәрләре Лениногорск районы шәхси эшмәкәр кибетендә алкогольле продукция, аерым алганда, сыра һәм аның әйләнешенең легальлеген раслаучы документларны тикшерде. Тикшерү нәтиҗәсендә 2020 елның декабрендә үк яраклылык вакыты чыккан сыра сату факты ачыкланды.

Яраклылык вакыты чыккан барлык продукция сәүдә объектыннан алынды һәм чыгарылды, ә шәхси эшмәкәргә карата административ хокук бозу турында эш кузгатылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International