Белгечләр тарафыннан тиешле күрсәтмәләр бирелде

2021 елның 12 мае, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге хезмәткәрләре ТР Әтнә муниципаль районы КФҮнә килүчеләр өчен кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча чираттагы консультацияләр үткәрде.

Консультацияләр азык-төлек товарлары, алкогольле продукция, азык-төлек булмаган товарлар сату үзенчәлекләренә, шулай ук хезмәт күрсәтү өлкәсенә, көнкүрешнең күпчелек өлешенә кагылышлы сорауларның төрле спектры буенча үткәрелде. Белгечләр тарафыннан тиешле күрсәтмәләр бирелде. Гражданнарга һәр конкрет ситуациядә аларның хокуклары һәм Россия Федерациясе законнары нигезендә әлеге хокукларны гамәлгә ашыру тәртибе аңлатылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International