Шумково авыл җирлегендә гражданнарны күчмә кабул итү булды

2021 елның 17 мае, дүшәмбе

Шумково авыл җирлеге гражданнарының кулланучылар белемен арттыру, шулай ук бу өлкәдә актуаль мәгълүмат җиткерү һәм аларга консультацияләр бирү максатыннан, 2021 елның 14 маенда Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы начальнигы урынбасары Рифат Гыйззәтов гражданнарны күчмә кабул итү үткәрде. Гражданнарның барлык мөрәҗәгатьләре җентекләп каралды, гражданнарга аңлатмалар һәм алга таба гамәлләр буенча тәкъдимнәр бирелде.

Чара кысаларында сүз сатып алучыларга товарлар һәм сатучы турында нинди мәгълүмат тапшырылырга тиешлеге, сатыла торган товарларга бәяләр ничек рәсмиләштерелергә тиешлеге, товарларның билгеләнгән таләпләргә туры килүе нинди документлар белән раслануы, ышанычлы үлчәү җиһазлары булу кирәклеге турында да барды.

Чара барышында «Вестник потребителя Татарстана» газетасы, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе территориаль органнарының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлекләре адреслары һәм телефоннары турында мәгълүмат, товарлар һәм хезмәтләр турында төрле мәгълүмат тупланган брошюралар һәм буклетлар таратылды.

Күчмә кабул итүләр, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе өчен мондый очрашулар форматы инде традициягә әйләнде һәм ул алга таба да дәвам итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International