Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы хезмәткәрләре Балык Бистәсе районы территориясендә, гамәлдәге законнарның үтәлешенә мониторинг үткәрү кысаларында, Балык Бистәсе районының сәүдә объектларының берсендә яраклылык вакыты чыккан сыра һәм сыра эчемлекләрен сату фактын ачыклады.
Сатучы хокук бозу фактын үзенең игътибарсызлыгы белән акларга маташты, хәер, бу шәхси эшкуарны җаваплылыктан коткармый.
Шулай итеп, контроль-инспекция чарасы үткәрү барышында, сатуда куллану вакыты чыккан 4,5 литр күләмендә 10 шешә сыра һәм сыра эчемлекләре булган.
Гамәлдәге законнар нигезендә әлеге продукция тартып алынды.
Хәзерге вакытта әлеге материал буенча административ тикшерү бара, тикшерү төгәлләнгәннән соң Административ хокук бозу турындагы эш материаллары судка тапшырылачак, ул алкогольле продукциянең язмышын да билгели һәм шәхси эшмәкәр өчен җәза чарасын сайлый.