«Фанфуриклар» сату нокталары - ныклы игътибар зонасында

2021 елның 17 мае, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы хезмәткәрләре, гражданинның «Халык контроле» системасы аша мөрәҗәгате буенча, контроль чаралар барышында, Түбән Кама сәүдә нокталарының берсендә кабат спиртлы сыеклык сату фактын ачыклады. Сатучы башка «1000 вак-төяк» арасында фанфуриклар сата. Бу факт буенча индивидуаль эшкуарга карата беркетмә төзеләчәк һәм эш материалы Татарстан Республикасы Арбитраж судына җибәрелде. Әлеге хокук бозу өчен 10-15 мең сум штраф каралган. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, бу индивидуаль эшкуарның беренче генә тапкыр хокук бозыуы түгел инде, әлеге факт буенча сәүдә объекты хуҗабикәсе җаваплылыкка тартылган булган, әмма законсыз эшчәнлеген һаман да дәвам итә.

«Фанфуриклар» сату нокталары Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы хезмәткәрләренең ныклы игътибар зонасында, ә аларны сатучылар белән даими көрәш алып барыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International