Кулланучылар хокуклары объектив рәвештә гражданинның иң кирәкле хокукларыннан берсе булып тора, алар көн саен кибетләрдән товарлар сатып алып, эшләр башкаруга яки хезмәтләр күрсәтүгә заказ биреп, кулланучы ролендә була.
Әмма, күпләр кулланучы хокукларын һәм аларны яклау гарантияләрен нәтиҗәле гамәлгә ашыруны тәэмин итә торган кирәкле хокукый базаны белми. Гади гражданин үз хокукларының чынбарлыгына ышансын өчен, ул аларны яклауга басарга һәм моны эшләргә өйрәнсен өчен, бу хокукларны гамәлгә ашыруның һәр мисалы өчен көндәлек эш алып барырга кирәк. Һәм менә монда гражданнарны күчмә кабул итүләр иң үтемле чара булып тора.
Мәсәлән, 2021 елның 12 маенда Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы начальнигы Булат Кадыйров һәм контроль–инспекция бүлеге консультанты Азат Хәлилов, Сатыш авыл җирлеге башлыгы Фаил Шәфигуллин катнашында, шушы җирлектә яшәүчеләр өчен күчмә кабул итү үткәрделәр. Авыл халкы кулланучының төп хокуклары һәм кулланучылар базарында хокук бозуларга бәйле проблемаларны хәл итү тәртибе белән таныштылар.