Абхазиядән Камчаткага кадәр: гастрономик кәеф

2021 елның 17 мае, дүшәмбе

2021 елның 17 маенда Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы хезмәткәрләре «Казан ЦУМ» сәүдә үзәгендә «Абхазиядән башлап Камчаткага кадәр» дип исемләнгән фермер продуктлары ярминкәсендә булдылар.

Ярминкәдә бөтен Россиядән табигый, экологик чиста фермер продуктлары, шулай ук Көньяк кояшын сеңдергән аджиканың төрләре, тәмләткечләр, ит деликатеслары, милли продуктлар тәкъдим ителә. Казанлылар сәүдә рәтләрендә Адыгея һәм Кубаньнан атаклы сырлар, йомшак һәм каты сырлар алу мөмкинлегенә ия. Камчаткадан ысланган һәм аз тозлы балык, балык деликатеслары тәкъдим ителә.

Краснодар краеннан фермерлар Сочиның кояшлы плантацияләрендә үстерелгән чын кара һәм яшел чәй алып килгәннәр. Катнашмаларга тау үләннәре, чәчәкләр һәм җиләк-җимеш кушылган, алар ярдәмендә эчемлекнең тәме тагын да баетыла.

Сатучыларга һәм сатып алучыларга куллану законнары нигезләренә аңлатмалар бирелде, кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә актуаль мәсьәләләр турында мәгълүмат белән түләүсез басма продукция тәкъдим ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International