2021 елның 14 маенда Арча муниципаль районының Урта Аты авылында яшәүчеләр белән Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге начальнигы Ләйсән Абдуллина катнашында очрашу булды.
Булачак чара турында халыкка белдерүләр аша хәбәр ителгән иде.
Очрашуда гражданнарның мөрәҗәгатьләре каралды, гамәлдәге законнар нормаларын куллану буенча консультацияләр бирелде. Сораулар көндәлек товарлар сатып алуга һәм интернет-сәүдәгә кагылышлы иде.
Шулай ук сыйфатсыз товар, аерым алганда, техник яктан катлаулы товар сатып алганда кулланучы хокуклары буенча мәгълүмат, азык-төлек булмаган сыйфатлы товарлар алмашу шартлары, кулланучының аерым таләпләрен канәгатьләндерү сроклары турында мәгълүмат бирелде, товарларны гадәти кибеттә дә, дистанцион ысул белән сатып алганда да сайлап алу турында киңәшләр бирелде, кулланучыларны суд яклавы буенча мәгълүмат бирелде, сыйфатсыз товарны сатып алганда кулланучы гамәлләре алгоритмы, шул исәптән дистанцион ысул белән дә, претензияне төзү тәртибе турында фикер алышынды.
Чара барышында халыкның кулланучылар белемен арттыру өчен «Кулланучылар өчен белешмәлек» буклетлары һәм «Вестник потребителя Татарстана» газетасы таратылды.
Чарага килгән барлык кешеләр дә рәхмәт белдерделәр һәм мондый очрашулар үткәрергә кирәклеген ассызыклап үттеләр.