Укучылар кулланучылар хокукларын яклау буенча закон нигезләрен өйрәнәләр

2021 елның 18 мае, сишәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы кулланучылар хокукларын яклау буенча онлайн-лекция оештырды. Тыңлаучылар «Сарман гимназиясе» МББУның 9 сыйныф укучылары булды. Лекцияне контроль-инспекция бүлегенең әйдәп баручы белгеч-эксперты Кадрия Вәгыйзова укыды. Ул укучыларны Татарстан Республикасында кулланучылар хокукларын яклауның комплекслы системасын үстерүнең төп аспектлары белән таныштырды. Очрашуда шулай ук интернет аша сатып алу кагыйдәләре, 2021 ел башыннан үз көченә кергән сәүдә өлкәсендәге законнардагы яңалыклар турында да сүз барды. Практикадан мисаллар китерелде, аннан соң укучылар һәр конкрет очракта мәсьәләне ничек хәл итәргә кирәклеге турында үзләре фикер алыштылар. Аларны сыйфатсыз товарлар, аерым алганда, телефон һәм планшет сатып алганда кулланучы гамәлләре, гарантия сроклары вакытында ремонт, яраклылык вакыты чыккан азык-төлек продуктларын кире кайтару һәм башка мәсьәләләр кызыксындырды.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, дәрес «2014-2025 елларга Татарстан Республикасында кулланучылар хокукларын яклауның комплекслы системасын үстерү» республика программасы кысаларында, халыкның кулланучылар белеме дәрәҗәсен күтәрү һәм үз хокукларын яклау максатыннан оештырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International