La Trend сәүдә объектында семинар-укулар үткәрделәр

2021 елның 18 мае, сишәмбе

2021 елның 14 маенда Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгече хатын-кызлар киемен сату башкарыла торган La Trend сәүдә объектында белем бирү семинары үткәрде. Чара барышында «Кулланучылар хокукларын яклау турында» РФ Законының төп нигезләмәләре аңлатылды, Товарларның аерым төрләрен сату Кагыйдәләре нигезендә аңлатмалар бирелде, аерым алганда, сатыла торган товарларга һәм кулланучы почмагына бәяләрне рәсмиләштерү кагыйдәләре, сатып алучыларга хезмәт күрсәтү культурасы турында аңлатылды, Кулланучылар базары өлкәсендә күп кенә мәсьәләләр каралды. Чара ахырында Кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә төрле тематикалы буклетлар һәм территориаль орган реквизитлары белән визиткалар өләшенде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International