Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы хезмәткәрләре «Халык контроле» дәүләт системасына кергән мәгълүматны тикшерү кысаларында контрольлек итү чарасы үткәрү барышында Түбән Кама кибетләренең берсендә товар озату документларыннан башка, шулай ук БДАМС кулланмыйча сидр һәм сыра сату фактын ачыклады. Барлыгы 40 литрдан артык продукция хуҗасыннан алынды. Шәхси эшмәкәр РФ КоАП административ хокук бозулар турында беркетмәләр төзү өчен чакырылган. Сыра, шулай ук сидр, пуаре, әче бал һәм сыра нигезендәге башка эчемлекләр - алкогольле продукция булып санала. Сыра сатуда алкоголь белән сәүдә итүне җайга сала торган нормаларны исәпкә алырга кирәк, ләкин «этил спирты, алкогольле һәм спиртлы продукция җитештерүне һәм әйләнешен дәүләти җайга салу һәм алкогольле продукцияне куллануны (эчүне) чикләү турында» №171-ФЗ Федераль законда билгеләнгән кайбер үзенчәлекләр белән.
Әйтергә кирәк, дәүләт мәгълүмат системасына алкогольле һәм спиртлы продукция әйләнеше өлкәсендә закон бозуга шикаять белән мөрәҗәгать иткән кешегә матди бүләк түләнәчәк.