Территориаль орган начальнигы гражданнар өчен күчмә кабул итү оештырды

2021 елның 19 мае, чәршәмбе

2021 елның 19 маенда Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы начальнигы Марина Егорова, Питрәч муниципаль районының Колай авылында авыл халкының кулланучылар белемен арттыруга юнәлдерелгән гражданнарны шәхсән кабул итү үткәрде.

Башкарма комитет белгечләренә һәм авыл халкына Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең 2020 елдагы эшчәнлеге турында мәгълүмат җиткерелде, «2014-2025 елларга Татарстан Республикасында кулланучылар хокукларын яклауның комплекслы системасын үстерү» программасы бәян ителде, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе компетенциясенә караган башка мәсьәләләр дә каралды.

Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2020 елның 31 декабрендәге 2463 номерлы карары кабул ителүгә бәйле рәвештә 2021 елның 1 гыйнварыннан үз көченә кергән сату кагыйдәләренә үзгәрешләр каралды.

Авыл халкына сыйфатсыз товарлар сатып алу, хезмәт күрсәтүдә җитешсезлекләрне ачыклау белән бәйле сорауларга җаваплар бирелде. Моннан тыш, кулланучы тарафыннан товарларның җитешсезлекләренә карата таләпләр кую сроклары, сыйфатлы товарны алыштыру тәртибе һәм башкалар аңлатылды.

Күчмә чара барышында Кулай авылында яшәүчеләргә кулланучылар хокукларын яклау буенча буклетлар һәм «Вестник потребителя Татарстана» газетасы тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International