Кибет хезмәткәрләре белән очрашу узды

2021 елның 20 мае, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы белгечләре сәүдә объектларына чыктылар. Белгечләр Мамадыш шәһәренең 6 кибетен колачлады. 24 һәм 188 төр буенча социаль әһәмиятле азык-төлек товарларына бәяләр мониторингы үткәрелде, «АБ ИнБев Эфес» АҖ, «Болгарпиво» ААҖ һәм «Белый кремль» сыра кайнату заводы җитештергән сыра тәкъдим ителешен өйрәнделәр. Аерым игътибар ассортиментка һәм тәкъдим ителгән минималь ваклап сату бәясен үтәүгә юнәлтелде.

Мамадыш шәһәренең «Супер Эконом» кибетендә эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре «түгәрәк өстәл» оештырдылар. Җитәкчелеккә һәм хезмәткәрләргә «Кулланучылар хокукларын яклау турында» 1992 елның 7 февралендәге 2300-1 номерлы РФ Законы һәм РФ Хөкүмәтенең 31.12.202020 ел, № 2463 карары аңлатылды.

Белгечләр тарафыннан кулланучылар базары өлкәсендәге сорауларга квалификацияле җаваплар бирелде. Мондый күчмә чараларны Яр Чаллы территориаль органы белгечләре ай саен тормышка ашыра. Үзлегеннән өйрәнү өчен Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе тарафыннан эшләнгән буклетлар, брошюралар таратылды. Эшмәкәрләр һәм сәүдә объектлары җитәкчеләре, кулланучылар кебек үк кулланучылар базары өлкәсендә килеп туган барлык мәсьәләләр буенча кайнар линия телефонына 8 (8552)71-43-03 мөрәҗәгать итә алалар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International