Кулланучылар белемен арттыру

2021 елның 20 мае, пәнҗешәмбе

20.05.21 Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы хезмәткәре Казан шәһәрендә Җиңү проспекты буенча урнашкан «Азино-2» университетында кулланучылар һәм хуҗалык итүче субъектлар вәкилләре өчен кизү тору үткәрде.

Әлеге чараны үткәргәндә хезмәткәр тарафыннан кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә гамәлдәге законнарга аңлатмалар бирелде.

Шулай ук хуҗалык итүче субъектлар вәкилләренә законнардагы үзгәрешләр, аерым алганда, РФ Хөкүмәтенең 2020 елның 31 декабрендәге 2463 номерлы карары турында мәгълүмат җиткерелде.

Кулланучыларга хезмәт күрсәткәндә битлек режимын үтәү кирәклеге турында тагын бер мөһим искәртү булды – хәзерге вакытта әлеге кагыйдәләр саклана, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының «Татарстан Республикасында яңа коронавирус йогышы таралуны булдырмау чаралары турында» 2020 елның 19 мартындагы 208 номерлы карары гамәлдәге булып тора, димәк, барлык гражданнар да әлеге норматив-хокукый актны үтәргә тиеш.

Чара барышында катнашучыларга кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә гамәлдәге законнар аңлатылган буклетлар һәм «Вестник потребителя Татарстана» газетасы өләшенде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International