20 майда Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы начальнигы Миләүшә Михеева авыл торак пунктларында җирле халыкка консультатив ярдәм күрсәтү буенча гражданнарны күчмә кабул итү үткәрде. Чарада Яңа Нәдер авыл җирлеге башлыгы Сирин Миннебаев катнашты.
Гражданнарны кабул итүгә җирле халык, ММИ белгечләре килде. Күчмә кабул итүләрне оештыру максаты - гражданнар тәкъдимнәрен һәм гаризаларын, мөрәҗәгатьләрен беренчел алганда оператив җавап бирүне тәэмин итү, мөрәҗәгать итүчеләрнең сорауларын тиз арада хәл итү һәм гражданнар проблемаларын хәл итүнең хокукый юлларын аңлату.
Тыңлаучыларга кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә мөнәсәбәтләрне җайга салучы законнар һәм норматив актлар турында мәгълүмат бирелде: «Кулланучылар хокукларын яклау турында» 07.02.1992 ел, №2300-1 Россия Федерациясе Законының, РФ Хөкүмәтенең 2020 елның 31 декабрендәге2463 карары белән расланган Россия Федерациясендә халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү кагыйдәләренең төп нигезләмәләре.
Җирле җитештерелгән алкогольле продукцияне, шул исәптән «Белый кремль» сырасын ваклап сату күләме, алкогольле һәм спиртлы продукция әйләнеше өлкәсендә хокук бозулар, агуланулар һәм суррогат хәмер куллануның зарарлы нәтиҗәләре турында фикер алышынды.