Арча территориаль органы хезмәткәрләре кулланучылар хокукларын яклауга кагылышлы мәсьәләләрне даими яктыртып тора, гражданнарны даими рәвештә күчмә кабул итүләр үткәрә. Чираттагы очрашу 2021 елның 20 маенда Кукмара муниципаль районының Каенсар авылында узды. Гражданнарны Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы начальнигы Булат Кадыйров, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы әйдәп баручы белгеч-эксперты Илшат Бәдретдинов кабул итте.
Кабул итү барышында гражданнарга «Кулланучылар хокукларын яклау турында» РФ Законы нигезендә үз хокукларын гамәлгә ашыру тәртибе, шул исәптән РФ Хөкүмәтенең 31.12.202020 ел, №2463 карары белән расланган Товарларның аерым төрләрен сату кагыйдәләре аңлатылды. Территориаль орган тәҗрибәсеннән мисаллар китерелде.
Авыл халкы товарлар сатып алу, шартлар һәм сыйфатсыз товарны кире кайтару вакыты белән бәйле сораулар бирделәр. Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең территориаль органы хезмәткәрләре үз компетенциясе кысаларында барлык мәсьәләләр буенча да тулы җаваплар бирделәр һәм халыкка консультацияләр бирделәр. Чара барышында «Кулланучы өчен белешмәлек» буклетлары һәм «Вестник потребителя Татарстана» газетасы өләшенде.