Яраклылык вакыты чыккан товар - ярамый торган әйбер

2021 елның 21 мае, җомга

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы хезмәткәрләре, юридик затның үзара бәйләнешеннән башка, тикшерү чарасын үткәрүгә биремне үтәү кысаларында, Сарман муниципаль районы кибетләренең берсендә, вакытлыча чикләүне бозып, алкогольле продукция (сыра) сату фактына чик куйды. Исегезгә төшерәбез, Татарстан Республикасында 22 сәгатьтән 10 сәгатькә кадәр алкогольле продукция сатуны тыю гамәлдә. Тикшерү барышында сыраның яраклылык срогы 2,5 ай элек чыккан булганлыгы ачыкланды.

Әлеге фактлар буенча РФ КоАП 14.6 ст.3 ө. һәм РФ КоАП 14.33 ст.2 ө. буенча сатучы тарафыннан продукцияне сатканда техник регламентлар таләпләрен бозган өчен административ хокук бозу турында беркетмәләр төзеләчәк.

Кибеттәге яраклылык вакыты чыккан товар, хәтта эшмәкәр гаебе булмаса да, ярамый торган әйбер. Бу законга, заманча базарның гади нормаларына һәм кагыйдәләренә туры килмәү генә түгел, ә кешеләрнең сәламәтлеге өчен дә куркыныч.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International