2021 елның 21 маенда Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре «Агросәнәгать паркы» сәүдә комплексында сатып алучылар һәм кулланучылар өчен консультация өстәле оештырды һәм үткәрде. Чараның төп темасы: «Сыйфатсыз товарларны кире кайтару һәм алыштыру кагыйдәләре», шулай ук сыйфатсыз товарлар сатып алганда кулланучының гамәлләре.
Белгечләрнең консультацияләре - сатучы белән сатып алучы арасында килеп чыккан проблемалы хәлләрне урында ук оператив хәл итүгә корылган.
Кулланучыларга кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә мөнәсәбәтләрне җайга сала торган закон һәм норматив актлар турында мәгълүмат бирелде: «Кулланучылар хокукларын яклау турында» 07.02.1992 ел, №2300-1 Россия Федерациясе Законының, Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2020 елның 31 декабрендәге №2463 карары белән расланган Россия Федерациясендә халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү кагыйдәләренең төп нигезләмәләре.
Кулланучыларның сүзләренә караганда, узган еллар белән чагыштырганда, сыйфатсыз сатып алуларга карата шикаятьләр саны кимегән.
Чара мәгълүмати материал: актуаль темалар буенча кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә гамәлдәге законнар аңлатылган брошюралар һәм буклетлар таратылды.