2021 елның 21 маенда Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы начальнигы Булат Кадыйров Әтнә муниципаль районының Өҗем авыл җирлегендә яшәүчеләр белән очрашу үткәрде. Чараны үткәрүнең төп максаты - гражданнарның хокукларын яклау мәсьәләләре буенча белем дәрәҗәсен күтәрү.
Очрашуда сыйфатлы товарларны алыштыру һәм кире кайтару очракларында гражданнарның хокукларын яклауга, товарларга экспертиза үткәрүгә, сыйфатсыз товар өчен акчаны кире кайтаруга, претензияне бирү тәртибе һәм сроклары буенча сораулар каралды.
Катнашучыларга товар һәм сатучы турында нинди мәгълүмат алырга мөмкинлекләре турында сөйләделәр. Халыкның кулланучылар белемен арттыру өчен, барысына да «Вестник потребителя Татарстана» газетасы һәм файдалы мәгълүмат тупланган брошюралар таратылды.