Закон нормаларын аңлатабыз

2021 елның 25 мае, сишәмбе

Хуҗалык итүче субъектларның һәм халыкның хокукый белемен арттыру, кулланучылар базарында хокук бозуларны кисәтү максатларында, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгече, азык-төлек һәм азык-төлек булмаган товарлар сатыла торган «Затлы» сәүдә объектында (Әтнә районы), сатучылар өчен «Кулланучылар хокукларын яклау турында» РФ законын аңлатып, укулар үткәрелде. Уку барышында кулланучылар хокукларын яклау турында закон нормалары аңлатылды, шулай ук товарларны ваклап сату-алу килешүе буенча сату кагыйдәләре нигезендә аңлатмалар бирелде. Сатыла торган товарларга һәм кулланучы почмагына бәяләрне рәсмиләштерү кагыйдәләре, оешма һәм товарлар турында рус телендә мәгълүмат булу, алкогольле продукцияне сату кагыйдәләре турында киңәш-табыш бирелде. Сатучыларның игътибарын яраклылык срокларын контрольдә тотуны көчәйтүгә һәм сатыла торган товарларны саклау шартларын үтәүгә юнәлтте.

Чара ахырында «Вестник потребителя Татарстана» газетасы, товарлар һәм хезмәтләр турында төрле мәгълүмат белән брошюралар һәм буклетлар таратылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International