Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль бүлеге начальнигы Булат Кадыйров Теләче муниципаль районының Үзәк бистәсендә территориаль орган компетенциясенә кергән мәсьәләләр буенча гражданнарны кабул итте. Гражданнарны кабул итү «Кулланучылар хокукларын яклау турында» РФ Законы нигезендә куллану белемнәрен арттыру белән бәйле.
Кабул итү барышында Үзәк бистәсендә яшәүчеләрдән түбәндәге сораулар алынды:
- теләсә кайсы товарны кире кайтарырга мөмкинме, әллә кире кайтарып булмый торган ниндидер аерым товарлар бармы?
Территориаль орган начальнигы аңлатканча, кулланучы азык-төлек булмаган сыйфатлы товарны 14 көн эчендә, сатып алу көнен санамыйча, алмашуга хокуклы һәм товар кулланылмаса, аның товар төре, куллану үзенчәлекләре, пломбалар, фабрика ярлыклары сакланган очракта, шулай ук товар чегы яки касса чегы сакланганда, алмаштырыла, дип билгеләп үтте. Шулай ук кулланучының товар чегы яки касса чегы яисә товар өчен түләүне раслаучы башка документ булмавы аның шаһит күрсәтмәләренә сылтама ясау мөмкинлегеннән мәхрүм итмәвен аңлатты. Һәр товарны да кире тапшырырга мөмкин түгел, Россия Федерациясе Хөкүмәте тарафыннан расланган техник яктан катлаулы товарлар исемлеге бар һәм бу очракта гражданин сатучыга бары тик таләпләр генә куя ала, ягъни товарны алыштыруны таләп итә ала, дип билгеләп үтте.
Чара барышында кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә төрле тематикалы буклетлар таратылды.