Урта Девятово авыл җирлегендә күчмә кабул итү үткәрелде

2021 елның 26 мае, чәршәмбе

2021 елның 25 маенда Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы начальнигы Марина Егорова Татарстан Республикасы Лаеш муниципаль районының Урта Девятово авыл җирлегендә гражданнарны күчмә кабул итү үткәрде.

Чарада катнашучыларны сатып алынган товарларның сыйфаты, гарантия срогы чыккач та товарны кире кайтару сроклары, кире кайтарылырга яисә алмашырга тиеш булмаган тиешле сыйфатлы товарлар турында сораулар кызыксындырды. Барлык бирелгән сорауларга да Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе компетенциясе кысаларында аңлатмалар бирелде.

Өстәмә рәвештә, гражданнарга 2021 елның 1 гыйнварыннан үз көченә кергән товарларны ваклап сату-сатуның яңа кагыйдәләре турында мәгълүмат бирелде. «Ваклап сату-алу шартнамәсе буенча товарларны сату кагыйдәләрен, кулланучының аңа шундый ук төп куллану үзенчәлекләренә ия булган товарны ремонтлау яки алыштыру чорында түләүсез бирү турында таләбе кагылмый торган озак вакытлы кулланылыштагы товарлар исемлеген һәм мондый товарны ремонтлау яисә алыштыру чорында, тиешле сыйфатлы азык-төлек булмаган товарлар исемлеген, шулай ук Россия Федерациясе Хөкүмәтенең кайбер актларына үзгәрешләр кертү турында» 2020 елның 31 декабрендәге 2463 номерлы РФ Хөкүмәте карары.

Кулланучыларга Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең «Кулланучылар хокукларын яклау» Интернет-порталы эше турында мәгълүмат бирелде, анда әлеге тематика буенча актуаль мәгълүмат тәкъдим ителгәнлеге хәбәр ителде.

Чара барышында катнашучыларга кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә гамәлдәге законнарны аңлаткан буклетлар таратылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International