2021 елның 26 маенда М.Межлаук ур., 13 адресы буенча урнашкан Казан шәһәренең Үзәк базарында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы хезмәткәре кулланучылар өчен кизү тору үткәрде.
Чара кысаларында сүз сатып алучыларга товарлар һәм сатучы турында нинди мәгълүмат тапшырылырга тиешлеге, сатыла торган товарларга бәяләр ничек рәсмиләштерелергә тиешлеге, товарларның билгеләнгән таләпләргә туры килүе нинди документлар белән раслануы, ышанычлы үлчәү җиһазлары булу кирәклеге турында да барды.
Дежурлык вакытында сәүдә өлкәсендә, аерым алганда, сыйфатсыз товарлар сату һәм төрле хәлләрдә аларны хәл итү юллары турында да сүз барды. «Кулланучылар хокукларын яклау турында» 07.02.1992 ел, №2300-1 Россия Федерациясе Законы, Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 31.12.202020 ел, №2463 карары белән расланган товарларның аерым төрләрен сату Кагыйдәләре һ. б. нигезендә аңлатмалар бирелде.
Чара кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча белешмәлекләр һәм буклетлар рәвешендә мәгълүмати материал тарату белән дәвам итте.
Шулай ук Татарстан Республикасы территориясендә битлек режимын саклау турында мәгълүмат җиткерелде.