228 литр күләмендә сыра һәм сыра эчемлекләре законсыз әйләнештән алынды

2021 елның 27 мае, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы хезмәткәрләре «Халык контроле» Татарстан Республикасы Дәүләт мәгълүмат системасына мөрәҗәгать итү сәбәпле, Түбән Кама муниципаль районы авыл җирлеге кибетләренең берсендә контрольлек чарасы үткәрде, анда, чыннан да, алкогольле продукция сату кагыйдәләрен бозу очраклары ачыкланды. Әйләнештә озату документларыннан башка, БДАМСны исәпкә алмыйча, алкогольле продукция (сыра), шулай ук яраклылык срогы чыккан азык-төлек продукциясен (сыра) саклау һәм сату факты расланды.

Сыраны сату закон нигезендә контрольдә тотарга һәм исәпкә алынырга тиеш, шуңа күрә әлеге продукция әйләнешендә катнашучыларның барысы да, типына, күләменә һәм юнәлешенә карамастан, БДАМСка кушылырга тиеш. Яраклылык срогы чыккан азык-төлек продукциясен сатканда сатучы гражданнарның тормышына һәм сәламәтлегенә зыян китерүгә реаль куркыныч тудыра. Бу РФ КоАП 14.43 статьясы буенча җаваплылыкка тарту өчен нигез булып тора.

228 литр күләмендә сыра һәм сыра эчемлекләре законсыз әйләнештән алынды. Хезмәткәрләр тарафыннан РФ Административ хокук бозулар кодексының өч маддәсе буенча административ хокук бозу турында беркетмә төзелде. Гаепле затлар административ җаваплылыкка тартылачак.

Исегезгә төшерәбез, алкогольле һәм спиртлы продукцияне законсыз сату фактлары турында, шул исәптән «Интернет» челтәре аша да, Түбән Кама территориаль органына хәбәр итәргә мөмкин. Һәр хәбәр буенча контроль чара үткәреләчәк. Алкогольле һәм спиртлы продукциянең законсыз таралу фактлары турында түбәндәге ысуллар белән хәбәр итәргә мөмкин: «кайнар линия» телефоны: 8(8555) 36-63-85, 8 (843) 278-92-79, шулай ук «Халык контроле» ДМС аша да.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International