Һава транспорты килешүе буенча хезмәт күрсәтү турында

2021 елның 27 мае, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органына ярдәм сорап авыл җирендә яшәүче 2 төркем инвалид Х. мөрәҗәгать итте. 2020 елның февралендә ул Чистай шәһәре кассасында Кырымга очу өчен авиабилет сатып ала. Очыш июнь аенда булырга тиеш булган. Әмма пандемия аркасында рейсны гамәлдән чыгарганнар. Шул уңайдан ул 2021 елның көзендә ниятләнгән сәяхәткә барырга карар кыла. Әмма ул нәрсәдән башларга һәм кая мөрәҗәгать итәргә белми. Территориаль орган белгечләре гражданинга гамәлдәге законнар нигезендә консультация бирделәр.

Гражданнарны һава белән ташу шартнамәсе «Россия Федерациясе Һава кодексы»ның 19.03.1997 ел, №60-ФЗ һәм РФ Хөкүмәтенең 06.07.2020 ел, № 991 карары белән җайга салына.

Гадәттән тыш хәл режимы кертелгәндә яки әзерлек югары булганда, авиайөртүчеләр һава юлы белән пассажирлар ташу шартнамәсе шартларын үзгәртергә яки аннан баш тартырга хокуклы. Гамәлдән чыгарылган рейс өчен пассажир ваучер (сертификат) ала, аның номиналы гамәлдән чыгарылган билетларның бәясенә тиң. Гадәттән тыш хәл аркасында, авиапассажир ташучы гамәлдән чыгарылган рейслар өчен акчаны өч ел дәвамында кире кайтармаска мөмкин. Бу акча авиакомпаниядә кала, һәм пассажир ваучерны яңа билет сатып алу яки өстәмә авиакомпаниясе хезмәтләре өчен файдалана ала. Өч ел дәвамында пассажир ваучердан файдаланмаса, авиакомпания акчаны кире кайтарырга тиеш, тик инде процентлар белән. Ваучердан авиакомпаниянең теләсә кайсы юнәлеше буенча яңа авиабилетлар бәясен тулысынча яки өлешчә түләү өчен файдаланырга мөмкин. Ягъни элек билет сатып алынган җиргә очу мәҗбүри түгел. Әгәр яңа билетның бәясе ваучер номиналыннан югарырак булса, пассажир аерманы өсти һәм киресенчә, әгәр яңа билет арзанрак булса, калганы депозитта саклана һәм аннан соңрак файдаланырга мөмкин булачак. Билетта күрсәтелгән рейс җибәрелгәннән соң өч ел узганчы акчаны бары тик I һәм II төркем инвалидлары һәм аларны озатып йөрүче затлар, Бөек Ватан сугышы ветераннары, күп балалы гаилә таныклыгы булган затлар гына ала ала. Акчалар пассажир гаризасы буенча зат статусын раслаучы документлар булганда кире кайтарыла.

Рейс җибәрелгәннән соң өч ел эчендә пассажир ташучының хезмәтләренә түләү өчен файдаланылмаган акчалар пассажирга гариза алган көннән соң ун көн эчендә кире кайтарылырга тиеш. Акча банк картасына җибәрелергә, яки пассажир кагыйдәләре белән каралган пунктта кире кайтарырга тиеш.

Килеп туган вәзгыятьтә, кулланучы, II төркем инвалид буларак, 3 ел үткәнче акча алу хокукыннан файдаланудан баш тарта һәм сайланган маршрут буенча сәяхәткә китәргә карар кыла. Моның өчен аңа пассажир йөртүчегә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Пассажирларга хезмәт күрсәтүне сорап мөрәҗәгать итү тәртибе ташучының кагыйдәләре белән билгеләнә. Пассажир сайлаган датага һәм маршрутка билетлар сатканда пассажирның таләпләрен канәгатьләндерергә тиеш.

Кулланучыга элек билет сатып алган кассага мөрәҗәгать итәргә тәкъдим ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International