Минзәлә шәһәренең «Алан» кибетендә бәяләр мониторингы үткәрелде

2021 елның 28 мае, җомга

Социаль әһәмиятле азык-төлек товарларының аерым төрләренә бәяләрнең нигезсез үсүен булдырмау һәм эчке базардагы хәлне тотрыкландыру максатыннан, белгеч тарафыннан Минзәлә районында бәяләрне нигезсез арттыруны тоткарлауга юнәлдерелгән мониторинглар даими үткәрелә. Мониторинг азык-төлек товарларының барлык төркемнәре буенча үткәрелә һәм көндәлек (даими) ихтыяҗ булган 180 төр товарны үз эченә ала. 2021 елның маенда, Минзәлә районының «Алан» кибетендә бәяләр мониторингы үткәрү барышында, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы белгече, кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча кибет сатучылары һәм товар белгече белән әңгәмә үткәрде. Сатыла торган товарларга бәяләрне рәсмиләштерү, товарларның яраклылык срокларын һәм саклау шартларын күзәтү буенча киңәшләр бирелде. Кибет кулланучыларына белешмәлекләр тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International