Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органына кулланучы И. сатучының гамәлләренә карата шикаять белән мөрәҗәгать итте. Сатучы кулланучының сыйфатсыз товар өчен акчаны кире кайтару турындагы таләбен үтәүдән баш тарткан. Бакчаны эшкәртү өчен кулланучы кибеттә мотокультиватор сатып алган, әмма берничә көннән соң двигатель эшләүдән туктаган. Сатып алучы сатучыга акчаны кире кайтару үтенече белән мөрәҗәгать иткән, тик соңгысы бары ремонт кына тәкъдим иткән. Кулланучы моның белән килешми һәм Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органына үз хокукларын яклауны сорап мөрәҗәгать итә. Кулланучыга «Кулланучылар хокукларын яклау турында» РФ Законының 18 статьясына (алга таба – Закон) аңлатма бирелде, ул әлеге мөнәсәбәтләрне җайга сала.
Мотокультиваторлар РФ Хөкүмәтенең 10.11.2011 ел, № 924 карары белән расланган техник яктан катлаулы товарлар исемлегенә керә, һәм анда җитешсезлекләр ачыкланган очракта, сату-алу килешүен үтәүдән баш тартырга һәм мондый товар өчен түләнгән сумманы кире кайтаруны таләп итәргә яки аны шул ук маркадагы (модель, артикул) товарга яки башка маркадагы (модель, артикул) товарга алыштыру турында таләп куярга хокуклы. Әлеге вакыт узгач, таләпләр түбәндәге очракларның берсендә канәгатьләндерелергә тиеш:
- товарның җитешсезлеге ачыклану;
- товарның җитешсезлекләрен бетерү срокларын бозу;
- товарны гарантия срогы һәр ел дәвамында 30 көннән артык вакыт эчендә, аның төрле кимчелекләрен берничә тапкыр бетерү нәтиҗәсендә куллану мөмкин булмаган очракта.
Шулай итеп, сатучының бу гамәлләре законсыз. Закон нигезендә, таләпләрне сайлап алу хокукы кулланучыга карый, һәм ул килешүне өзгәндә, акчаны кире кайтаруны таләп итәргә хокуклы.
Кулланучы үтенече буенча аңа претензия проекты әзерләнде һәм аның алга таба гамәлләре аңлатылды.