Хезмәт әзерлеге буенча чара узды

2021 елның 1 июне, сишәмбе

Әлмәт территориаль органында Zoom элемтә платформасы аша барлык район белгечләрен тоташтырып, хезмәт әзерлеге буенча дәрес үткәрелде.

Алкогольле продукцияне, шул исәптән сыраны сатуга кагылышлы мәсьәләләр каралды; территориаль орган хезмәткәрләре эшчәнлегендә барлыкка килергә мөмкин булган коррупциоген хәлләр исемлеге, аларны минимальләштерү ысуллары, территориаль орган хезмәткәрләре тарафыннан коррупциягә каршы үз-үзеңне тоту стандартын үтәү каралды.

Шулай ук хезмәт әзерлеге вакытында Татарстан Республикасы Президентының «Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәткәрләренең этика һәм хезмәт тәртибе кодексын раслау турында» 2011 елның 23 мартындагы ПУ-142 номерлы Указы белән билгеләнгән таләпләр тикшерелде. Әңгәмә нәтиҗәләре буенча территориаль орган начальнигы Миләүшә Михеева барлык хезмәткәрләрдән, шул исәптән яңа кабул ителгәннәрдән дә, Указ таләпләрен белүгә зачет кабул итте. Хезмәт әзерлеге нәтиҗәләре кадрлар сәясәте һәм коррупциягә каршы тору бүлегенә коррупциягә каршы эш буенча җаваплы затка юнәлдерелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International