Һәркем үз хокукларын яклый белергә тиеш

2021 елның 1 июне, сишәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге хезмәткәрләренең Чаллы шәһәре һәм Тукай районы хезмәт ветераннары өчен пансионаттта ял итүчеләр белән очрашулары дәвам итә.

Белгечләр һәм ял итүчеләр, чираттагы тапкыр, түгәрәк өстәл артында очраштылар. Күңелле аралашу, кечкенә төркемдә эшләү нәтиҗәле булып чыкты. Ял итүчеләргә «Кулланучылар хокукларын яклау турында» РФ Законының төп маддәләре аңлатылды. «Син законны беләсеңме?» дигән темага кызыклы викторина оештырылды. Очрашуда катнашучылар белгечләр сорауларына бик теләп җавап бирделәр. Белгечләр, үз чиратларында, кулланучылар хокукларын бозу өлкәсендә ял итүчеләрнең барлык сорауларына да җавап бирделәр. Закон кызыклы, һәркем үз хокукларын яклый белергә тиеш.

«2014-2025 елларга Татарстан Республикасында кулланучылар хокукларын яклауның комплекслы системасын үстерү» республика программасы республика халкының кулланучылар белемен арттырырга мөмкинлек бирә.

Очрашу ахырында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе тарафыннан эшләнгән буклетлар һәм брошюралар таратылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International