Шигали авыл җирлегендә гражданнарны кабул итү үткәрелде

2021 елның 1 июне, сишәмбе

2021 елның 1 июнендә, Питрәч муниципаль районының Шигали авыл җирлегендә, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы начальнигы Марина Егорова халыкның кулланучылар белеменн арттыру мәсьәләләре буенча гражданнарны шәхси күчмә кабул итү үткәрде.

Чара кысаларында сүз товарлар һәм сатучы турында сатып алучыларга нинди мәгълүмат бирелергә тиешлеге, сатыла торган товарларга бәяләр ничек рәсмиләштерелергә тиешлеге, товарларның билгеләнгән таләпләргә туры килүе нинди документлар белән раслануы, тикшерелгән үлчәү җиһазларының кирәклеге турында барды.

Халыкка сыйфатсыз товарлар сатып алу, хезмәтләр күрсәткәндә җитешсезлекләрне ачыклау белән бәйле сорауларга җаваплар бирелде. Моннан тыш, кулланучы тарафыннан товарларның җитешсезлекләренә карата таләпләр кую сроклары, сыйфатлы товарны алыштыру тәртибе һәм башкалар аңлатылды.

Гражданнарга өстәмә рәвештә, Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2020 елның 31 декабрендәге 2463 номерлы карары кабул ителүгә бәйле рәвештә, 2021 елның 1 гыйнварыннан үз көченә кергән сату кагыйдәләрендәге үзгәрешләр турында хәбәр ителде.

Чара барышында «Вестник потребителя Татарстана» газетасы, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе территориаль органнарының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлекләре адреслары һәм телефоннары турында мәгълүмат, товарлар һәм хезмәтләр турында төрле мәгълүмат тупланган брошюралар һәм буклетлар таратылды.

Күчмә кабул итүләр вакытында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе хезмәткәрләре өчен мондый очрашуларның форматы традициягә әйләнде һәм ул алга таба да дәвам итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International