Алабуга муниципаль районының «Чебурашка» паркы территориясендә Халыкара балаларны яклау көненә багышланган бәйрәм узды.
Бу беренче җәйге бәйрәм һәрбер баланың бәхетле балачагын тәэмин итү өчен җаваплылык турында искә төшерә.
Концерт һәм уен программаларыннан, аттракционнардан, мастер-класслардан һәм конкурслардан тыш, балалар «Кулланучылар хокукларын яклау турында» Законның төп нигезләмәләре белән таныштылар, кулланучылар хокуклары һәм үз хокукларын яклау өчен нинди оешмаларга мөрәҗәгать итәргә кирәклеге турында белделәр.
Балалар - илебезнең киләчәге. Балаларның якты йөзе планетабызны тагын да яктыртсын һәм Җирнең һәр кечкенә кешесе сәламәт һәм бәхетле булсын!