Чит балалар булмый

2021 елның 1 июне, сишәмбе

1 июньдә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе хезмәткәрләре Казан шәһәре Идел буе районы ятим балалар һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балалар йортында тәрбияләнүчеләр өчен чын бәйрәм оештырдылар. Чара балаларны яклау көненә багышланган иде. 20дән артык бала һәм яшүсмер кафега чакырылды, анда төшке аш табыны артында аларны җәй һәм балачак бәйрәме белән котладылар. Сыйлардан тыш, балалар өчен кирәкле әйберләр сатып алуга да акча бирделәр. Хәзерге вакытта Казанның ятим балалар һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балалар өчен «Идел буе районы балалар йорты» ДБУда 5-18 яшьлек 27 бала тәрбияләнә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International